Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
15 март 2018, 16:59

Якутиядә самолетның өзелеп очкан люгыннан 9 тонна... (!) алтын коелган

Якутскта Ан-12 йөк самолеты күккә күтәрелгәч һава агымы белән люк капкачы ачыла. Самолетка 9 тонна алтын төялгән була, аның күп өлеше самолетларның күтәрелү-төшеп утыру полосасына түгелә.

Якутскта Ан-12 йөк самолеты күккә күтәрелгәч, һава агымы белән люк ачылган. Самолетка 9 тонна алтын төялгән була, аның күп өлеше самолетларның күтәрелү-төшеп утыру полосасына түгелә.
Аэропортның матбугат хезмәте ТАСС мәгълүмат агентлыгына белдерүенчә, һавага күтәрелгәч һава агымы белән ”Нимбус” авиакомпаниясенә караган Ан-12 йөк самолетының сул ягындагы люк ачылып китә. Экипаж һава корабын Якутскка кайтару турында карар кабул итә. Самолет Якутсктан 12 километр ераклыктагы Маган поселогы аэропортына уңышлы төшеп утыра.
Әлеге вакытта гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре тикшерелә. Самолетны очуга экипаж составына кергән техниклар әзерләгәнлеге билгеле.
Mash Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, самолетка 9 тонна алтын төялгән булган. Аның күп өлеше авария вакытында коелган. Хәзер аны самолетларның күтәрелү-төшеп утыру полосасыннан җыеп алырга тырышалар.
Чыганак: Вести.Ru
Читайте нас: