Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 март 2018, 13:15

Синоптиклар алдагы көннәрдә язгы һава шартлары урнашачагын фаразлый

Былтыр 6 март көнне безнең төбәккә кара каргалар очып кайткан булган. Быел, әле булса, егерме градустан түбән салкын.

Синоптиклар бу атна төбәктә язгы һава шартлары урнаша дип фаразлый.


Ләкин Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, әлегә бу фараз бу төбәккә кагылмый сыман. Чөнки алдагы көннәрдә һава шартларында әлләни үзгәреш сизелми. Бары тик пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә генә беркадәр җылыту көтелә. Атна ахырында янә салкын. Якшәмбе төнендә температура 20 градустан түбән төшөчәк.
Бу көннәрдә синоптиклар һава температурасы нормадан 3-6 градуска түбән булуын билгели. Ә киләсе атнадан җылы һава массасы акрынлап өстенлек ала башлаячак.
Былтыр 6 март көнендә үк безнең төбәккә җылы яклардан кара каргалар очып кайткан булган.
Читайте нас: