Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 март 2018, 17:51

Башкаланың "Көньяк" автовокзалын күчерергә исәплиләр

Башкаланың "Көньяк" автовокзалының адресы үзгәрергә мөмкин.

Башкаланың "Көньяк" автовокзалының адресы үзгәрергә мөмкин.
Автовокзалны шәһәр читенә, Рубеж урамына, ягъни "Мега" сәүдә үзәге төбәгенә күчерергә исәплиләр. Башкаланың транспорт идарәлеге бүлек начальнигы Альберт Сәфәров «КоммерсантЪ-Башкортостан» басмасы оештырган матбугат- конференциясендә белдергән, дип хәбәр итә "Башинформ".
Санкт-Петербург транспорт системасы институты белгечләре Уфада пассажирлар хезмәтләндерүнең яңа моделен эшләгән. Анда башкаланың транспорт инфраструктурасын үстерүнең революцион вариантлары карала. "Көньяк" автовокзалын шәһәр читенә күчерү дә алар тәкъдиме. Бу модельгә ярашлы, Уфада кабатланган һәм легаль булмаган маршрутларны бетерү, Октябрь проспектын транспорттан беркадәр бушату, автотранспорт агымының бер өлешен Блюхер, Зорге урамнарына күчерү планлаштырыла.

Проектны тормышка ашыру вакыты турында әлегә бәян ителми.
Читайте нас: