Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
1 март 2018, 12:22

Язның беренче көне белән, балтачлылар!

Язның беренче көнендә Балтач киңлекләрендә, урыны белән, һава температурасы -38 градуска кадәр җитте.

Быел табигать сюрпризларын бүләк итеп тора. Февраль иртәгә тәмамлана дигән көнне кар тутырды. Ә моның икенче көненә 30 градус салкын... Әллә быел яз булмыймы, дип борчылды хәтта кайберәүләр. Язның беренче көнендә Балтач киңлекләрендә һава температурасы, урыны белән, -38 градуска кадәр җитүе турында хәбәр иттеләр.
«Gismeteo», сайты мәгълүматларына караганда, төнге салкыннар алдагы бәйрәм көннәренә кадәр дәвам итәчәк. Төнлә салкын булса да, көндез һава температурасы -6 градуска кадәр күтәрелә. Көннәр аяз торачак.
Ә менә бәйрәм көннәрендә һава шартлары үзгәрә башлый. 8 март көнне җылытканын сизәчәкбез. 10 март көнендә һава температурасы +2 градуска җитүе көтелә. Ә 11 март көнне яңгыр явуы ихтимал. Тотрыксыз һава шартлары 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Ситноптиклар мартның икенче яртысы җылы булачагын фаразлый. Тик кояшлы көннәр сирәгрәк булачак. Фаразларга караганда, мартның икенче яртысы явым-төшемгә бай булмаска тиеш.
Читайте нас: