Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 февраль 2018, 11:44

Башкортстанда кар сулары нормадан 70 процентка түбән

Башкортстанда әлеге вакытта кар сулары запасы нормага карата нибары 30 процент тәшкил итә.

Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы үткәргән тикшерү нәтиҗәләренә караганда, әлеге вакытта кар сулары запасы нормага карата нибары 30 процент тәшкил итә.
Мондый хәл 1967,1984, 2009 елларда кабатланган булган. Синоптиклар февральдә көчле явым-төшем булмаячагын фаразлый. Ләкин алда март ае да бар. Кар аз булуы елгаларда ташкын булмаячак дигән сүз түгел.
Республикада туфракныњ туңу дәрәҗәсе норма чикләрендә. Урал арты төбәкләрендә, хәтита, нормадан югарырак та. Ул якларда җир 1,5 метр тирәнлеккә кадәр туњган. Димәк, көннәрне кинәт җылытып, кар ныклап эри башласа, елгаларга күпләп су агып төшүе көчле ташкынга китерүе ихтимал. Мартта кар булмаган очракта сусаклагычлар максималь запас туплый алмау ихтималы да бар. Ләкин фаразлар кылырга иртә әле. Ташкын „сценарий”ын, синоптиклар, гадәттә, март ахырында гына төзи.

Чыганак: "Башинформ".
Читайте нас: