Терлекчелек тармагында сыналган технология буенча уңышлы эшләп килгән "Восток" җәмгыяте былтыр продукция җитештерүдән 5 миллион 476мең 536 сум күләмендә саф табыш алган..
Соңгы елларда терлекчелек тармагында классик технология буенча эшләгән хуҗалыклар сирәгәя бара. Сер түгел, яңа технологияләр үзләштерелеп, җитештерү процессына механикалаштыру ныграк үтеп кергән саен авыл үз тормышыннан ераклаша барган сыман. Кулга сәнәк тотып яки җигүле ат ярдәмендә эш башкара торган заман түгел дип, ничек кенә булмасын, кыйммәтле техника сатып алу ягын караган хуҗалыклар бар. Бер үк вакытта сыналган технология буенча эшләп нәтиҗәлелек тәэмин иткән хуҗалыклар да юк түгел.