Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
31 гыйнвар 2018, 11:26

Бүген берьюлы берничә астрономик күренеш шаһиты булачакбыз

Бүген балтачлылар берьюлы берничә астрономик күренеш шаһиты булачак.

Бүген планета халкы берьюлы берничә астрономик күренеш шаһиты булачак. Бу елда беренче тапкыр ай тотыла. Шулай ук супер Ай, "зәңгәр" Ай эффектын күрү мөмкинлеге дә булачак. Ай тотылуы 17:51—19:08 сәгатьләрдә күзәтеләчәк.


Айның өлешчә тотылуын балтачлылар да күзәтә алачак. Һава шартлары астрономик күренешне көтеп алганнарга комачауламас, дигән өмет бар. Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, бүген Балтач киңлекләрендә күк йөзе аяз булачак.


Ай урындагы вакыт буенча 17:40 сәгатьтә калка. Эштән кайтканда күктәге айга күз салырга онытмагыз!
Читайте нас: