Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
31 гыйнвар 2018, 13:39

Актанышта исерек үсмерләр төркеме полиция хезмәткәрен кыйнаган

Татарстанның Башкортстан белән чиктәш район үзәгендә исерек үсмерләр төркеме полиция хезмәткәрен кыйнаган.

Татарстанның Тикшерү комитеты полиция хезмәткәренә һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Бу хәл 27 гыйнвар көнне Актаныш районы үзәгендә булган. Җәмәгать урынында яшьләр төркеме тавышлануы турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткәннәр. Хәбәр булган урынга полициянең төбәк инспекторы килгән. Тик анда беркемне дә очратмаган. Шулай да хәбәр булган урыннан ерак түгел, исерек хәлдәге үсмерне күреп калган. 17 яшьлек үсмерне, полиция хезмәткәре административ хокук бозу турында проткол төзү өчен, бүлекчәгә алып барырга уйлагач тегесе каршылык күрсәткән. Ул арада полиция хезмәткәре белән үсмер тарткалашкан урынга егетләр төркеме килеп җиткән. Мөгаен, алар барысы да шушы тирәдә тавышланган төркем хулиганнары булгандыр. Исерек яшьләр полиция хезмәткәрен кыйнап, вакыйга урыныннан качканнар. Шулай да бераздан кыйнаучыларның икесе кулга алынган. Полиция хезмәткәренең танавы сынган булып чыга.

Кулга алынучылар үзләренең бу фактка катнашлыгын инкарь итәкәннәр. Әлеге вакытта власть вәкиленә карата көч куллану белән бәйле җинаять эшен тикшерү эшләре ара, дип хәбәр итә Баулы районы “Хезмәткә дан” гәзите сайты.

Читайте нас: