Ә кышның соңгы аенда куларыбызга көрәк тотарга туры киләчәк. Алдагы көннәрдә безнгең төбәктә кар болытларын тоткарлап торган Себер антициклоны чигенә. Синоптиклар фаразлавынча, февраль башыннан болытлар куера һәм һава шартлары үзгәрәчәк. Чөнки, көнбатыш циклоны атмосфера фронты Башкортстанга җылы һава массасы һәм явым төшем алып килә. Димәк, февральгә хас кар-бураннар быелгы кышның соңгы аен да читләп үтмәячәк.
Гисметео сайты мәгълүматларына караганда 2 февральдән көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -5,-2 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана.