– Бик борынгы заманнарда ук Ык буенда яшәүче халык балык тотып, җир эшкәртеп, аучылык, умартачылык белән шөгыльләнеп, сәүдә итеп яшәгән. Алар көнкүрештә кулланган мондый тимер эшләнмә кисәкләренә әлегәчә Ютазы, Урсай тирәләрендә юлыккан идек.
Елга ярлары әнә шулай борынгы халыклар кулланышындагы бу әйберләрне бу көнгәчә саклап килә. Шуңа да уникаль табылдыклар, шул исәптән Алтын Урда чорындагы бизәнү әйберләренә кадәр килеп чыга. Ә инде тулысынча, ватылмый сакланган экспонатка тап булу үзе бер олы вакыйга, – ди Альберт Әхмәтҗан улы. – 13-14 нче гасырлардагы ике балык төшерелгән бу тимер көзге олы тарихи ачыш, хәтта сенсация дип әйтер идем.
Ул җирле музей түрендә урын алачак. Башкачарак сурәтләр уелган моңа охшаш көзгеләр Татарстанның көнчыгышында, аерым алганда, Ютазы районының Бәйрәкә-Тамак авылында, моннан тыш, Лениногорск һәм Чирмешән районнарында элек тә очраштыргалаган иде инде.
Бизәнү әйберләрендәге, көзгеләрдәге балык сурәте Идел буе төбәгендәге Алтын Урда халкының югары дәрәҗәдәге сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләре хакында сөйли.