Балтач таңнары
+14 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 гыйнвар 2018, 17:13
Бүген – Халыкара “Рәхмәт” көне
Бүген “Юлиана” кибетенә керүчеләргә, күчтәнәч сыйфатында, бушлай кәнфит өләшәләр иде. Баксаң, Халыкара "Рәхмәт" көне икән.
11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "рәхмәт" көне (International Thank You Day) бәйрәм итеп үтелә.
"Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла.
Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән. Бүген, мәсәлән, “Юлиана” кибетенә керүчеләргә, күчтәнәч сыйфатында, бушлай кәнфит өләшәләр иде.
Кайчак "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши