Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
29 декабрь 2017, 13:38

Яңа ел каникулларын — күңелле чаралар белән!

Алда озын Яңа ел каникуллары. Бу көннәрдә барлык район халкына рәхәтләнеп күңел ачу, ял итү мөмкинлеге бар.

Алда озын Яңа ел каникуллары. Бу көннәрдә барлык район халкына рәхәтләнеп күңел ачу, ял итү мөмкинлеге бар.
Беренче гыйнварда кичке 21.00 сәгатьтә, район мәдәният сараенда „Яңа ел төне” дигән дискотекага рәхим итегез.
Икенче гыйнвар көнне халыкны Көмьязы авылында „Кышкы күңел ачу уеннары”нда көтәләр (11.00 сәгатьтә).
Шул ук көнне „Романтик” үсмерләр клубында „Могҗизалы вакыт” дигән спорт эстафетасы үтә (12.00 сәгатьтә). Кичен (21.00 сәгатьтә) мәдәният сараена „30 яшьне узганнар өчен” дигән күңел ачу программасына килергә онытмагыз.
Өченче гыйнварда 11.00 сәгатьтә „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында оешма, предприятие эшчәннәре, авыл җирлекләре башлыклары арасында мини-футбол, район мәдәният сараенда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында волейбол турниры үтәчәк. Кичен (21.00 сәгтьтә) мәдәният сарае янына халыкны яшьләр өчен әзерләнгән „Поколение NEX” дигән дискотекага чакыралар.
Дүртенче гыйнварда „Яшьлек” комплексында укучылар һәм өлкәннәр арасында армспорт буенча район ярышлары бу спорт төрен үз итүчеләрне җыячак. Шул ук көнне район мәдәният сараенда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында баскетбол буенча район турниры узачак. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында Үсмерләр хоккей лигасы чемпионаты чикләрнедә Балтач һәм Дүртөйле командалары очрашачак. 12.00 сәгатьтә мәдәният сарае каршындагы мәйданда ачык һава астында „Исәнме, 2018 ел!” дип исемләнгән уеннар үтәчәк. 19.00 сәгатьтә мәдәният сараенда үсмерләр өчен „Яратам канкулларны” дигән дискотека оештырылачак.
Бишенче гыйнвар көне дә чараларга бай булачак. 11.00 сәгатьтә үзәк район китапханәсендә „2018 елның данлы вакыйгалары” дигән телдән журналда катнашырга чакыралар. „Яшьлек” комплексында укучылар һәм өлкәннәр арасында пауэрлифтинг буенча район бәйгесе үтәчәк. Авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие, учреждение, муниципаль хезмәткәрләр һәм мәгариф хезмәткәрләре йөзү буенча ярышачак. Район мәдәният сараенда укучылар һәм өлкәннәр арасында өстәл теннисы буенча район турниры үтәчәк. 14.00 сәгатьтә мәдәният сарае каршындагы мәйданда „Исәнме, Яңа ел” дигән балалар өчен уен, 19.00 сәгатьтә мәдәният сарае залыенда студентлар көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителәчәк. 21.00 сәгатьтә мәдәният сараенда яшьләр өчен „Яңа ел БУМы” дискотекасы күңелле булачак.
Алтынчы гыйнварда 11.00 сәгатьтә Иске Балтач 1нче мәктәбендә укучылар арасында шайбалы хоккей турниры, район мәдәният сараенда укучылар һәм өлкәннәр арасында шахмат, шашкы буенча Яңа ел турнирлары, 15.00 сәгатьтә үзәк мәйданда кышкы уеннар үтәчәк. 19.00 сәгатьтә мәдәният сараенда „Картаямыени соң йөрәк” дигән 80нче еллар дискотекасына рәхим итегез.
Җиденче гыйнварда „Яшьлек” комплексында мәктәп һәм район предприятиеләре, оешмалары командалары арасында „Әти, әни һәм мин спорт сөюче гаилә” дигән күңелле гаилә стартлары узачак (11.00 сәгатьтә). Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укучылар арасында дзюдо һәм милли көрәш буенча район турниры үтәчәк. „Романтик” клубында 12.00 сәгатьтә „Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” дигән ярышлар үтәчәк. 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда „Раштуа чыршысы янында очрашулар” дигән халык өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге булачак.
Сигезенче гыйнварда (11.00 сәгатьтә) „Яшьлек” комплексында „Мичуринский” җәмгыяте призына чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты узачак. 13.00 сәгатьтә балалар район китапханәсендә уеннар, күңел ачулар, викторина үтәчәк. 14.00 сәгатьтә үзәк мәйданда төрле уеннар оештырылачак. „Романтик” клубында мультфильмнар һәм патриотик фильмнар күрсәтеләчәк, кошларны тукландыру өчен тартмалар эшләү буенча мастер-класслар үтәчәк. 21.00 сәгатьтә мәдәният сараенда студентлар дискотекасы яшьләрне җыячак.
Читайте нас: