Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
29 декабрь 2017, 11:35

Башкалада паркларында боз сыннарын җылыдан коткару хәстәрен күрәләр

Декабрьда яңгыр ява, башкала паркларында боз сыннарын коткару хәстәрен күрәләр.

Төбәктә декабрьга хас булмаган җылы һава шартлары урнашты. Башкалада Яңа ел кар шәһәрчекләрен коткару хәстәрен күрәләр икән. Уфада Яңа ел сыннары паркларында боз сыннарын полиэтилен пленкалар белән каплаганнар.
Массакүләм хәбәрдарлык чаралары хәбәр итүенчә, боз шәһәрчекләренең кайберләрен ябарга да туры килгән хәтта.

Бу шәһәрчекләрдә уйнаган балаларның травма алу очракларын булдырмау максатында эшләнә. Балалар боз сыннарына атланып та уйныйлар. Әлеге кебек җылы һава шартларында боз сыныннан зур кисәк бала-чага ишелеп төшеп бәхетсез очраклар китереп чыгаруы ихтмал. Башкалада боз сыннары паркларының ябылганнарын салкын көннәр урнашкач кына ачачаклар.
Шул ук вакытта кичә Иске Балтачта күңелсез хәлә тап булырга туры килде. Болай да кар, боз эри. Ә кәеф-сафа корып алган, 18-19 яшьлек берничә егет Иске Балтачтагы үзәк мәйдандагы боз шәһәрчегендәге Яңа ел символы—эт сыны өстендә учак якканнар иде. Әйе, кичә 22:05 сәгатьтә тап булдык бу хәлгә. Бүген ул боз сынында (этнең маңгаенда) көл калдыклары күрсәгез, аптырамагыз.
Тәртип бозган егетләрне куып җибәрергә туры килде.
—Нигә, ниә, абый. Без әллә нәрсә эшләмәдек тә инде. Этегезнең маңгаенда 100 сум акча гына яндырдык. Менә хәзер этегез кыйммәтрәк тора,—диде үәенең хөсетлек эшләгәненә исе дә китмәгән егетләрнең берсе.
Читайте нас: