Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 декабрь 2017, 12:16

Яңа ел табыны арзанга төшәме?

Башкортстанда яңа ел өстәле, традициягә кергән аш-суларны әзерләсәң, 5545 сум 15 тиенгә төшәчәк дип исәпләп чыгарганнар.

Башкортстанда яңа ел өстәле, традициягә кергән аш-суларны әзерләсәң, 5545 сум 15 тиенгә төшәчәк дип исәпләп чыгарганнар.


Яңа ел табынын бизәүче “Оливье” салатын ясау өчен кирәк-яракларны сатып алсаң, 280 сум тирәсе акчаңны кибеттә калдырырга туры киләчәк. Күрше татарстанлылар бу уңайдан отышлырак, аларда бу сумма 274 сумга төшәчәк икән. Иң арзаны Белгородта: 236 сум тирәсе. Традициягә әверелеп барган “Тун астында сельдь” салатын әзерлим дисәң, республика халкына якынча 132 сумны чыгарып салырга туры киләчәк.
Бүләкләр дә кыйммәтләнгән. Йомшак уенчыкларның хакы ил буенча алганда 523,76 сумгә бәяләнә. Китапларны – уртача 311 сумга, шоколадлы кәнфитләрне 295 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук шампан шәрабы һәм диңгез продуктлары да, бигрәк тә уылдык бәяләре күтәрелгән. Соңгысын тәмләү бәхете безнең кебек гади халыкка шул елга бер тапкыр, яңа ел табынында гына, тиядер, мөгаен.
Хаклар күтәрелә дип, аппетит кимегәне юк. Ничек тә җаен табып, Яңа елга мул өстәлләр корырга тырыша безнең халык. Быел да бәйрәм табыны сыек бклмас, мөгаен.
Читайте нас: