Бакалы районы полиция хезмәткәрләре нефть урлауда шикле ике гражданны кулга алган.
Татарстанлы, 42 һәм 34 яшьлек ике гражданга карата җинаять эше кузгатканнар.
Караклар законсыз рәвештә “Киләй-Мостафа” нефтүткәргеченә тоташып “кара алтын” урлауда гаепләнә. Үткәргечкә законсыз тоташуны «Роснефть»нең хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре ачыклаган.
Каракларны кулга алу өчен полиция хезмәткәрләренә махсус операция үткәрергә туры килгән.