Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
4 декабрь 2017, 19:03

Псков янында табылган Бөек Ватан сугышы чорыннан калган билге Башкортстаннан килгән автомобиленеке булып чыккан

Стәрлетамак эзәрманнары Псков шәһәре тирәсендә җир казу эшләре алып барганда, Бөек Ватан сугышы чорыннан калган, Башкортстанда теркәлгән автомобильнең дәүләт билгесен тапканнар.

Стәрлетамак эзәрманнары Псков шәһәре тирәсендә җир казу эшләре алып барганда гадәти булмаган табышка тап булган.
Эзләнүләр барышында ББ 13-65 автомобиль номерын тапканнар. Крайны өйрәнүче Марат Тикеев әйтеүенчә, ул елларда БА, ББ һәм БВ сериялары Башшорт АССРында теркәлгән булган. . Табылган билге безнең республикада файдаланылган, 1,5 тонна йөк сыйдырышлы, халык телендә "полуторка" дип йөртелгән - ГАЗ-АА автомобиленеке икәнлеге билгеле. .Автомашинаның 1936 елда конвейердан чыгарылганлыгы мәгълүм сығарылған.


Тарихчылар фикеренчә, бу машина 1941 елның җәендә 170нче Стәрлетамак укчылар дивизхиясе составында фронтка җибәрелгән һәм Невель шәһәре юнәлешендәге сугышларда катнашкан. Полуторканың тапшлап калдырылган булуы мөмкин. Бәлки ул бомба-снаряд шартлавы нәтиҗәсендә юкка чыккандыр.
Табышның торышы яхшыдан түгел. Тимер пластинаны тутык баскан. Тиздән табыш Стәрлетамак крайны өйрнү музеена тапшырылачак.

Чыгынак: "Башинформ".
Читайте нас: