Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
24 ноябрь 2017, 18:22

Аферист үзен банк хезмәткәре итеп таныткан

Банк хезмәткәре "битлеге" астында кеше алдау фактлары турында әле монда, әле тегендә ишетелеп тора.

Банк хезмәткәре "битлеге" астында кеше алдау фактлары турында әле монда, әле тегендә ишетелеп тора.
Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек ханымга беркөнне үзен банк хезмәткәре итеп таныткан бер хатын-кыз шалтырата. Абонент күптән түгел банкта кредит рәсмиләтергән булган. Шалтыратучы ханымга банк ялгыш 8 мең сум күләмендә акча күчерүе турында хәбәр итә һәм шушы күләмдә акчаны кире кайтаруын үтенә.
Өлкән яшьтәге ханым хатаны төзәтергә теләп тизрәк банкомат янына ашыга. Таныш түгел ханымның инструкцияләрен тыңлап банкоматта саннар комбинациясен җыя. Бераз вакыт үткәч зыян күрүче үзенең банк исәбеннән 23 мең сум акча югалганын аңлаган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайты.

Читайте нас: