Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Tөрлесеннән
23 Ноября 2017, 12:01
Башкортстанда бу көннәрдә Кырым төбәгенә хас һава шартлары тора
Бу вакытта инде елга, күлләрне боз тота иде. Быел сулыклар өстендә кәгазь калынлыгы да боз юк әле.
Башкортстанда бу көннәрдә һава температурасы гадәттәгедән җылырак, дип хәбәр итә Башгидрометеорология үзәге
.
Безнең республика җирлегендә әле Кырым төбәгенә хас һава шартлары тора. Ә менә Кырымда һава температурасы гадәттәгедән салкынрак икән. Бу көннәрдә Кырымның көньягында термометрлар +5,+6 градустан югары күтәрелми.
Башкортстанда, әлбәттә, салкынрак.
Гисметео
сайты мәгълүматларына караганда, Безнең төбәктә төнлә -2,-1 градуска кадәр салкынайта. Көндез термометр күрсәткечләре +2,+1 градус чикләрендә булачак.
Бу вакытта инде елга, күлләрне боз тота иде. Быел сулыклар өстендә кәгазь калынлыгы да боз юк әле. Сулыкларда хәтта көтүе белән кыр үрдәкләре күрергә мөмкин. Атна ахыры, киләсе атна башыннан һава шартлары салкынайтуга табан юл тотачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"