Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 ноябрь 2017, 12:01

Чын мәхәббәт аларны көчле итте

Иске Балтач авылыннан Фируза һәм Хатиб Сираевларның быел гаилә корып бергә яши башлауларына 45 ел тулды.

Иске Балтач авылыннан Фируза һәм Хатиб Сираевларның быел гаилә корып бергә яши башлауларына 45 ел тулды.
Гаилә башлыгы Хатиб Мансур улының октябрь аенда 75 яшьлек юбилеен билгеләделәр. Бәхетләрен күтәрә, язмыш куйган сынауларны сабырлык белән үткәргә белгән рух ныклыгы берләштерә, көчле итә аларны.
Хатиб абый Борай районының Кизгән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елның октябрендә якты дөньяга аваз салган малайның бала чагы авыр үтә. Унөч яшеннән мәктәпне калдырып колхозда эшли башларга мәҗбүр була ул.
...Унсигез яшендә генә укуын дәвам итә Хатиб. Мәктәптән соң Балтач һөнәрчелек-техник училищесында киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 1966 елда Кушманак мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Ел тулуга Балтач училищесына укыту мастеры итеп эшкә чакыру ала. Яшь, алга карап эш итә белгән егетне шундук күреп калалар һәм ВЛКСМ комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Монда ул тулысынча үзенең оештыру сәләтен ача. Коллективта һәм укучылар арасында хөрмәт яулый. 1970 елда югары бүләккә лаек була. Ул „Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләгәндә” медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елда училищеның профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана.
Бер көнне, егет, йомышы төшеп почтага керә һәм шунда күңелен яуларлык бер кызга тап була. Ә кыз, әйтерсең, әкият иленнән килгән: нәкъ кинодагыча — спортчы, комсомол, чибәркәй. Яшь Хатиб, кызны күреп, башы әйләнүен тоя. Сылукай турында уйлар үзенә тынгы бирми, егетебез ашый да, эчә дә, йоклый да алмый.
Кыз Фируза исемле була. Нәкъ шушы кыз егетнең гомерлек юлдашына әйләнә.
Фируза Балтач районының Мишәр авылында туган. Мәктәптә яхшы укый. Яшьтән сочинение, хикәяләр язарга ярата. Бишенче сыйныфта укыган чагыннан аларны район һәм республика басмаларында бастыра.
Басмаларның редакторлары кызның эшләрен югары бәһалый: тугызынчыда укыганда ул „Башкортстан пионеры” гәзите лауреаты була. Республика әһәмиятендәге грамотаны мәктәп директоры гомуммәктәп линейкасында тапшыра. Фируза Габделхәй кызының хәбәрче эшчәнлегенә бу зур дәрт өсти.
1966 елда кыз Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм читтән торып Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын Чыпчык авылындагы башлангыч мәктәптә башлый. Арытабан Тимкә, Янбай, Чокалы мәктәпләрендә эшли.
Фируза аңлы, актив булуы белән аерыла. Массакүләм-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси чараларда теләп катнаша. 1971 елда, махсус курслар үтеп, район элемтә узелына телефонистка булып урнаша. Күп тә үтми, район почта бүлекчәсендә оператор булып эшли башлый. Нәкъ шунда бу пар очраша, арада сөю уты кабына һәм алар гаилә кора.
Сираевлар 1972 елның 18 августы көнне мәхәббәтләрен законлы никах белән ныгыта. Тантана Яңа Кизгән авыл советында үтә. Халык күп җыела. Ике якның да туганнары, Иске Балтач авылыннан бергә эшләгән хезмәттәшләре автобусларга төялеп никах теркәү тантанасына ашыга. Авыл советы бинасы халык белән шыгрым тулы була.
Бу мәл Сираевларның иң бәхетле мизгелләренең берсе буларак күңелләрендә уела. Алар бер-берсен табып, заманына күрә матур туй үткәрәләр. Барлык туганнары, авыл халкы алар белән бергә бәйрәм итә.
1974 елда уллары Алмаз дөньяга килә. Шатлыкларының чиге булмый.
1975 елда гаилә башлыгы Балтач хәзерләүләр конторасына авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм аның сыйфаты буенча инспектор вазифасына эшкә кабул ителә. Бу дәвердә ул бер үк вакытта белем ала. 1976 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аңа „Галим-зоотехник” квалификациясе бирелә.
1978 елда икенче уллары Айдар дөньяга килеп, бәхетләрен тулыландыра. Бу елда Хатиб Мансур улы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының ревизор-инструкторы булып эшли. Ә бер елдан гаилә Нөркә авылына күченә. Хатиб Мансур улын Ленин исемендәге колхозның партоешма секретаре итеп бирегә юллыйлар.
1983 елда гаиләне тулыландырып өченче уллары Илнур туа.
Гаилә Нөркәдә яшәгәндә Фируза Габделхәй кызы мәктәптә укыта. Бу елларда ул актив җәмәгать эшен дә дәвам итә: агитатор була, сайлау комиссиясе составында эшли. Халык исәбен алу кебек социаль әһәмияттәге чаралар да аның катнашлыгыннан башка үтми. Тырыш хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнә.
Яраткан шөгылен читкә куймый — гәзитләргә мәкаләләр, кешеләрне уйландырырлык хикәяләр яза. Аның иҗатын кешеләр кат-кат укыйлар. Ә ул сурәтләгән хикәя геройлары ул әсәрләрне гаилә ядкаре итеп саклый. Күп басмаларның лауреаты, танылган хәбәрчегә әйләнә.
1985нче елны Хатиб Сираевны халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортына начальник итеп билгелиләр. Икенче яртысы шунда ук теле- һәм радиоаппаратура ремонты бүлегендә кабул итүче булып эшли. 1987 елда Сираевны һөнәрчелек училищесына профсоюз комитеты рәисе итеп билгелиләр. Ә бер елдан ул хәзерләүләр конторасы директоры урынбасары була. Тормыш үз агымы белән, болытсыз гына ага.
Гаилә башлыгын карьера планында күтәрелү көтә — 1989 елның 8 августында ул хәзерләүләр конторасына директор булып башларга тиеш була. Әмма, язмыш барысын да үзгәртә. Шул ук елның 7 август кичендә ул автоһәлакәткә юлыга...
Авыр яралар ала ул һәлакәттә. Табиблар аны яши алмас, дип уйлый. Ә Сираевларның тормышы шул көннән башлап һәлакәткә „кадәр” һәм „соң”га бүленә.
Күпсанлы сынулар, баш сөяге зарарлану, баш миенең көчле селкенүе. Хатиб Мансур улы күрү сәләтен югалта. Тормышлары тулы сынауларга һәм яшәргә омтылуга әйләнә. Сызланулар, күз яшьләре, авыр кичерешләр, йокысыз төннәр, исәпсез-сансыз дәваханәләргә йөрүләр, кыйммәтле, дефицит дарулар эзләүләр, акчасызлык һәм чарасызлык... Һәр яңа көн ерып чыга алгысыз каршылыклар, авырлыклар китерә.
Әмма физик яктан авырлык кичерми Сираевлар. Мораль яктан кыен була. „Төннәрен, кайвакыт, юрган астында шыпырт кына елый идек, Аллаһыдан әтиебезне тизрәк терелтүен, безгә бәхетле балачакны кайтаруын сорый идек. Алмазга ул вакытта — 14, миңа —11, ә Илнурга 6 яшь иде. Без бу хәлнең бер куркыныч төш кенә булуына ышанырга һәм тизрәк уянырга тели идек”, — дип хәтерли авыр елларын Айдар Хатиб улы. Әмма буталчыклар үтми. Алай гына да түгел, гаилә күп тормыш сабаклары ала.
Бала, үсмер генә булсалар да, бу дөньяда бар кеше дә яхшы күңелле түгел икәненә инана. Шушы бәхетсезлеккә очрагач, әтиләренең якын дуслары битлекләрен салалар. Малайлар бу кешеләрнең чын йөзләрен күрәләр. „Кайбер структураларда туганлык җепләренең тамыр җәюе һәм кайберәүләрнең һөнәри салкынлыгыннан күп авыр кичерешләр үткәрергә туры килде. Ялган һәм кешеләрнең битарафлыгы, ачуы ни икәнен аңладык. Мондый хәлләр кинәт элекке көчеңне югалтып, кем өчендер кирәкле кеше булудан туктагач тоясың”, — ди яшь Сираевлар.
Әмма дөньяның яхшы кешеләре дә бетмәгән. Туганнары авыр минутларында ярдәмгә килә һәм кулларыннан килгәннең барын да эшли.
Бу катлаулы елларда ана кеше ялгызы эшли. Ул советлар Союзы таркалып оешма ябылганчы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында көч сала. 1992 елдан, хаклы ялга туктаганчы, халыкны социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр сыйфатында хезмәт куя. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ кешеләрне тәрбияли.
Җиңел булмый аңа. Авыр кичерешләр аркасында үзенең дә күрү сәләте начарлана. Бу вакытта таянычлары — уллары ярдәмгә килә. Өйдә, йортта гына түгел, әлбәттә.
Алмаз җәйге каникул көннәрендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Айдар бер елны икмәк кабул итү пунктында төрле эшләр башкара, әнисе белән бергә социаль хезмәткәр сыйфатында эшләп гаилә бюджетына үз өлешен кертә. Монда да язмыш үзенең сынауларын алга чыгара. Алмаз егылып аягын, аннары кулын сындыра. Ә комбайнда эшләгәндә кулын яралый. Күпсанлы операцияләр, йөрәкнең клиник тукталып торуы, бетмәс-төкәнмәс дәвалану курслары, нәтиҗәсез дәваланулар үтәргә туры килә. Кыскасы, бик авыр кичерешләр үтә Сираевлар башыннан.
Берничә елдан әтиләре физик яктан бераз яхшыра, әмма күрү сәләте әлеккечә, бик начар була. Әмма ул бирешми! Яшәргә омтыла, балалары, якыннары тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Үзен дә башкалар кебек үк кеше итеп күрсәтергә тырыша. Яшь чагындагы кебек, кулына баянын тотып яраткан көйләрен сыздыра. Көнгә берничә тапкыр уйный. Аеруча иртән, зарядка урынына баянда уйнауны гадәтигә әйләндерә. Болай эшләү үзенең дә кәефен күтәрә.
Аннары районның мәдәни тормышында — концерт, спектакльләрдә катнаша. Күп рольләр башкара. Аларның исәбе-саны юк.
Районның мәдәни тормышында актив катнашканы һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Бер вакыт Алмазга 8 Март бәйрәменә шигырь кирәк була. Һәм ул әтисеннән шушы темага туры килгән берәр әйбере юкмы икәнлеге турында кызыксына. Нәкъ шул мәлдә әтиләрендә шагыйрь сәләте ачыла һәм ул „Рәхмәт, әнкәй” дигән шигырен иҗат итә. Ул шул тикле уңышлы һәм йөрәкләргә үтеп керерлек, барлык аналарга гимнга тиңләрлек иҗат әсәре була. Арытабан шул сүзләргә җыр иҗат ителә. Аны татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Лилия Биктимирова башкара.
Аннары Хатиб Сираевның иҗат эшләренең тулы сериясе башлана. Гаилә башлыгы йөрәгеннән чыккан шигырьләрне хатынына әйтеп бара, ә Фируза ханым аларны ак кәгазь битләренә төшерә. Шулай итеп аның „Утлы еллар аша” һәм „Пар чишмә” дигән ике китабы дөнья күрә. Ул җыентыклар район китапханәсендә лаеклы урын алып тора.
Аның шигырьләре һәм җыры республика гәзитләрендә басылган. Шулай ук аларны Интернет челтәреннән дә табарга була.
Хатиб Сираевның биографиясе һәм шигырьләре районда яшәп иҗат иткән һәвәскәр шагыйрьләрнең „Туган җирдә туган хисләр” дигән җыентыгында басылган.
Хатиб Мансур улының „Сугыш елларында балалар” дигән авыр бала чак тарихы Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган акция чикләрендә республика Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты тарафыннан чыгарылган „Минем гаиләм геройлары” дигән китапка кертелгән.
Гаилә башлыкларының берлектәге бүләкләре дә бар. Мәсәлән, республика халык иҗаты премиясе „Алтын Урал”ның истәлекле билгесе шундыйлардан.
Менә шулай кайдадыр нәрсәнедер югалталар, икенче яктан табалар Сираевлар. Язмышларына зарланмый алар. Бүген барысының да тормышы яхшы. Ата-ана өч улларына да югары белем биргән. Барысы да гаиләле, һәркайсының эше, яшәр өе бар.
Алмаз тәүдә райондагы авыл хуҗалыгы училищесында, аннары Нефтекама шәһәрендәге автозаводта эшләде. Ә хәзер шул ук шәһәрдә үсмерләр клубында оештыручы-педагог. Яшьләрне тәрбияли. Үз куллары белән файдалы әйберләр эшләргә өйрәтә. Хатыны Ирина бик акыллы ханым. Ул — табиб-офтальмолог. Кешеләргә күрү сәләтләрен, сәламәтлекләрен сакларга өйрәтә. Әлфия белән Арина исемле кызлары үсә. Әлфия сурәт төшерә, инглиз телен өйрәнә. Арина шахмат белән җитди шөгыльләнә. Ул инде берничә ярыш җиңүчесе.
Алмаз тырышлыгы белән Нефтекама телевидениесенең йолдызына әйләнде. Ул һәрвакыт үсмерләр белән төрле акцияләр, чаралар оештыра Һәм тележурналистларга интервьюлар бирә. Нефтекама шәһәр Хакимиятенең Мактау грамотасы, республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары, Русия машина төзүчеләре профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Уртанчы уллары Айдар, 13 ел район Хакимиятендә эшләгәннән соң, эшчәнлек юнәлешен тамырыннан үзгәртте. Хәзер нефть һәм газ тармагында эшли. Яңа төзелгән нефть һәм газүткәргечләрнең эретеп ябыштырылган урыннарының сыйфатына контрольлек итә. Ил буйлап бик күп йөри.
Эш дәверендә республиканың Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Соңгы грамотасы аңа республиканың хезмәт ветераны итеп танылу хокукы бирә.
Яраткан хатыны Елена — укытучы. Балаларга төгәл фән — математикада аң-белем бирә. Өч бала: Азамат, Регина һәм Уралны тәрбиялиләр.
Азамат скульптуралар белән кызыксына, Регина — биюче. Художестволы гимнастика буенча нәтиҗәләре яхшы. Ә Урал балалар бакчасына йөри.
Илнур районга кайтты, яшьләр белән эшләде. Ә хәзер тулысынча сәясәткә бирелде. Ул „Бердәм Русия” партиясенең райондагы башкарма комитеты җитәкчесе. Иске Балтач Авыл җирлеге советы депутаты. Халык белән дә, район җитәкчелеге белән дә эшли. Идарә итүче партиянең идеяләрен, максатларын һәм бурычларын тормышка ашыра, сайлаучыларының наказларын үти.
Илнур күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән. Арада „Бердәм Русия” партиясе республика бүлекчәсенең, Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең Рәхмәт хатлары да бар.
Хатыны Светлана бик уңган ханым. Белеме буенча эколог, дизайнер. Балалар иҗаты үзәгендә эшли. Балаларны иҗади фикер йөртергә, туган якны сөяргә өйрәтә.
Светлана белән Илнур уллары Назарны үстерәләр. Нәни малай үзенең бию сәләтен сәхнәдә дә күрсәтергә өлгерде.
Сираевлар гаиләсендәге бүләкләр гади генә кәгазьләр түгел. Ул аларның казанышлары. Фидакарь хезмәт җимешләре. Алар акча өчен түгел, идеяләр өчен эшлиләр. Үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклау — алар өчен иң мөһиме.
Тормыш Сираевларны күп яктан сынады. Әмма алар сынмады. Чөнки алар — бердәмнәр. Бу кичерешләрдән соң аларны берни дә аера алмаячак.
—Әти-әниебезгә безгә гомер биргәннәре, безне үстергәннәре, аякка бастырганнары өчен чиксез рәхмәтлебез. Безнең бар нәрсәбез дә булсын өчен күп тырышлык салдылар. Алларында баш иябез, — ди уллары.
Өлкән Сираевлар бүген дә ул һәм киленнәренә, оныкларына ярдәм итәргә тырышалар. Һәр яшәлгән көннең шатлыгын тоеп, аны олы кыйммәткә тиңләп яши белә Сираевлар. Булганына шөкер итә, чын сөю белән көчле алар.
Бала җанлы Хатиб абый уллары белән, оныклары өчен йортта курчак өе, балалар мәйданчыгы булдырган. Капканы ачып керүгә үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең. Ниләр генә юк анда: агачтан эшләп буялган Чебурашка, Крокодил Гена, Колобок, гөлләргә күмелгән паровоз һәм башкаларга күңел җылысы салынган. Ә көзләрен бакчаларында алланып, балланып алмалар пешә. Әйтерсең, яшьлекләрендә язмыш ачысын күп татыган ярларга Аллаһы үзенең рәхмәтләрен гомер көзләрендә шундый изгелекләр белән өләшә!
Читайте нас: