Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 октябрь 2017, 12:17

Русия җирлегендә быелгы сезонда утыз градуслы беренче салкыннар теркәлгән

Синоптиклар төбәккә Арктикадан салкын һава массасы үтеп керүе турында белдерә, алдагы көннәрдә салкынайту дәвам итәчәк.

Русиянең төньяк төбәкләрендә салкын яңадан-яңа рубежлар яулый. Кичә Якутия һәм Эвенкиядә температура максимумы теркәлгән.
Эвенкиянең «Кербо» метостанциясендә көндез дә температура -30 градустан югары күтәрелмәгән.
Бездә әлегә мондый салкыннар булмаса да, кыш якынлашканы сизелә. Синоптиклар төбәккә Арктикадан салкын һава массасы үтеп керүе турында белдерә. Димәк, алдагы көннәрдә салкынайту дәвам итәчәк. Җир өстенә вакытлыча кар катламы ятуы ихтимал. Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, төнге сәгатьләрдә салкын -3 градуска кадәр җитәчәк. Алдагы көннәрдә көндез дә һава температурасы +1 градустан югары күтәрелмәячәген фаразлыйлар.
Автомашина көпчәкләерн алыштырырга вакыт!
Читайте нас: