Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
20 октябрь 2017, 13:30

Карак тәрәзә ватып өйгә кергән

Бөре шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек пенсионерның өеннән 170 мең сум акчасын урлаганнар.

Бөре шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек пенсионерның өеннән 170 мең сум акчасын урлаганнар.
Зыян күрүче акча югалуы турында полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә. Оператив эзләү бүлеге эксперт-криминалистлары каракның шәхесен җинаять кылынган көнне үк ачыклый. Икенче көнне аны кулга алганнар. Акчаны моңа кадәр дә урлашулар өчен хөкем ителгән, 61яшьлек бөреле урлаган була.
Ачыклануынча, акча шкафта сакланган була. Карак йорт хуҗасыныңың өйдән чыгып киткәнен саклап тора һәм тәрәзәне ватып өй эченә үтеп керә. Урланган акчаның күбрәк өлешен ул Уфа шәһәре клуб, барларында туздырырга өлгергән була. Полиция хезмәткәрләре карактан урланган акчаның 18 мең сумын гына тартып алган. Урланган акчаның бу өлеше хуҗасына кайтарылачак. Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: 02.мвд.рф.
Читайте нас: