Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
19 октябрь 2017, 17:47

2018 елның Яңа ел каникулында рәттән ун көн ял итәчәкбез

Русия Федерациясе Премьер-министры России Дмитрий Медведев 2018 елда ял көннәрен күчерү турында проектка кул куйган.

Русия Федерациясе Премьер-министры России Дмитрий Медведев 2018 елда ял көннәрен күчерү турында проектка кул куйган. Бу турыда Хөкүмәт карары министрлар кабинеты сайтында.


Шимбә һәм якшәмбегә туры килгән 6 һәм 7 гыйнвар көннәрендәге ял көннәре 9 мартка һәм 2 майга күчерелгән. Ә 28 апрельгә, 9 июньгә, 29 декабрьга туры килгән ялк көннәрен 30 апрельгә, 11июнь, 31 декабрь көннәренә күчерергә карар иткәннәр. Нәтиҗәдә 2018 елның Яңа ел каникулы 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Рәттән 10 көн ял итәчәкбез. Моннан тыш февраль аенда өстәмә ял көне көтелә. 23-25 февраль кйннәрендә ял итәчәкбез. Ә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ял көннәре дүрт көнгә сузылачак. 8-11 март —ял көннәре итеп игълан ителгән. Шулай ук Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан рәттән берничә көн ял итү мөмкинлеге булачак. Бусы 29 апррель—2 май көннәренә туры килә . Ә менә 9 майда бер генә көн ял итәчәкбез. Русия көне уңаеннан 10-12 июнь—ял көннәре итеп игълан ителгән. Ноябрь аенда да рәттән өч көн ял көннәре көтә. Бердәмлек көне уңаеннан 3-5 ноябрь көннәрендә ял итәчәбез.
Читайте нас: