Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 октябрь 2017, 18:53

Транспортта янгын чыкса, нишләргә?

Автомобильләрдә янгын чыгуның төп сәбәбе узел һәм механизмнарның төзек булмавына, ә автомобильнең янгын хәвефе андагы янучан материалларның күплегенә һәм ут алдыру чыганагына, шулай ук янучан мохит барлыкка килү шартларына бәйле.

Автомобильләрдә янгын чыгуның төп сәбәбе узел һәм механизмнарның төзек булмавына, ә автомобильнең янгын хәвефе андагы янучан материалларның күплегенә һәм ут алдыру чыганагына, шулай ук янучан мохит барлыкка килү шартларына бәйле.
Автотранспорттагы янгыннарны тикшерүләр күрсәтүенчә, кайбер очракларда эшләгән электр җайланмасы да янгын чыганагы була. Электрлаштырылган механизм һәм аппаратларның күпчелеге двигатель урнашкан өлештә урнашкан. Транспорт средствосын файдалануда төрле хәлләр килеп туарга мөмкин.

Автомобильдә янгын чыга калса, нишләргә?
-автомобильне туктатыгыз һәм двигательне сүндерегез;
-автомобильне тормозга куелыгыз;
-машинадан чыгыгыз;
-зыян күрүчеләр булса, аларга автомобиль салоныннан чыгарга һәм хәвефсез урынга урнашырга ярдәм итегез;
-янгын сүндергеч кулланыгыз;
-телефоннан яки узып баручы машиналар водительләре аша ярдәм чакыртыгыз.
Автобуста янгын чыкса:
кичекмәстән бу хакта водительгә хәбәр итегез, туктавын һәм ишекләрне ачуын таләп итегез (ишекләрне авария очрагында ачу басмагын кулланыгыз);
-мөмкин кадәр тизрәк һәм паникасыз салонны калдырыгыз, хәлсез һәм шок хәлендәгеләргә ярдәм күрсәтегез;
-салонны тиз һәм авыз-борыныгызны яулык яки җиң белән каплаган хәлдә чыгыгыз. Чөнки теләсә нинди транспортта янганда токсинлы матдәләр бүленә;
-ишекләр бикләнеп калса эвакуация өчен түбәдәге авария люкларын һәм кырыйдагы пыялаларны кулланыгыз. Кирәк икән, пыяланы ике аягыгыз яки тупас предмет ярдәмендә ватыгыз;
-салоннан чыккач, ераккарак китегез, чөнки янгын багы шартларга мөмкин (автобус очрагында) яки югары вольтлы электр челтәрендә кыска ялганыш килеп чыгу куркынычы бар (тролейбус, трамвай очрагында);
-янгын турында янгыннан саклау хезмәтенә хәбәр итегез;
-зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтегез.
Үзегезне һәм мөлкәтегезне саклагыз. Янгын саклыгы хезмәтенең телефоны 01, кесә телефоныннан 101.
Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы.
Читайте нас: