Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 октябрь 2017, 13:36

Телефон караклары ятьмәсенә капмагыз!

Караклар гражданнар исәбенә шалтырату юлын уйлап тапканнар Хәвеф категориясендә беренче чиратта пенсионерлар калган.

Караклар гражданнар исәбенә шалтырату юлын уйлап тапканнар
Хәвеф категориясендә беренче чиратта пенсионерлар калган.
Русиядә кеше талауның яңа схемасы барлыкка килгән. Явыз уйлы бәндәләр гражданнарга шалтыратып, үзләрен мобиль элемтә провайдерлары яки кәрәзле элемтә компанияләре инженерлары дип таныталар һәм телефонда ниндидер цифрлар, символлар җыюны сорыйлар. Боларны эшләгәннән соң караклар SIM-картага һәм мобиль банкка үтү мөмкинлеге алалар.
Бу аларга кулланучылар исәбенә шалтырату һәм аларның банк исәпләреннән акчаларын читкә күчерү мөмкинлеге бирә, дип аңлаткан „Известия”ләргә Сбербанктагы чыганак. Дәүләт банкында бу информацияне раслаганнар. Экспертлар бәһалары буенча, яңа схемадан килгән зыян — 10—15 миллион сум. Киберхәвефсезлек белгечләре мондый схема якынча бер ел „эшләр”, дип ышана һәм хәвеф төркеменә беренче чиратта пенсия яшендәгеләр керә.
Телефоннан яки банк картасыннан урлауларны читләп узу өчен „провайдерлар” һәм „инженерлар” белән сөйләшүне кичекмәстән туктатырга кирәк.
Чыганак: „Известия”
Читайте нас: