Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
26 сентябрь 2017, 18:15

Үсмер “ике”ле өчен укытучы машинасына зыян китергән

Стәрлетамак шәһәрендәге бер мәктәптә укучы малай "ике"ле өчен укытучы машинасына зыян китергән.


Кичә көн уртасында Стәрлетамак шәһәрендәге бер мәктәп тирәсендә урнаштырылган видеокүзәтү объективы, дәресләр тәмамлангач өенә кайтып барган малайның җинаятькә тиң кылыгын теркәгән.

Видеоязмадан күренүенчә, мәйданчыкта туктап торган «Лада Калина» автомиашинасы яныннан башта ике үсмер үтә. Автомашина янына килеп җиткәч алар акрынаялар, аннары күздән югалалар. Алар артыннан янә бер үсмер пәйда була. Ул иелеп юлдан нәрсәдер ала һәм автомобиль янына йөгереп килә, туктала, беркадәр читкә карап тора, аннары кулындагы әйберне «Лада Калина»ның алгы яктан пассажир утыргычы ягындагы ишек пыяласына капыл гына ыргытып эзен ялтырату ягын карый.
Видеоязманың дөнья күрүе, балигъ булмаган үсмернең кылыгын искә алган социаль челтәрләрдән файдаланучыларда резонанс тудырган.
Ачыклануынча, бу хәлгә “ике”ле сәбәпче булган икән. Сентябрь башында физике укытучысы укырга теләмәгән малайга “ике”ле куйган. Тегесе исә үзенчә үч алырга теләгнән, күрәсең.
Педагог полициягә гариза биргән. Тәртип бозучы үсмернең ата-аналары зыянны каплаткан. 15 яшьлек үсмерне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куйганнар. “Ике”ле өчен үч кайтарган укучының әти-әнисенә штраф түләргә дә туры килер, мөгаен, дип яза "Башинформ".

Читайте нас: