Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
22 сентябрь 2017, 19:03

Иң озын гомерле сугыш ветераннарының берсе Янтимер авылында яши

Әлеге көндә районда 22 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Аларның берсе— Ахмадиша Ахмадиев Янтимер авылында яши..


Әлеге көндә районда 22 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Янтимер авылыннан Бөек Ватан сугышына 74 кеше юллана. Шуларның нибары 27сенә туган авылына кайту насыйп була. Бүген биредә бердәнбер ветеран Ахмадиша Ахмадиев гомер кичерә.
III Белоруссия фронтындагы 37нче укчылар полкында хезмәт итә. 1945нче елның 3 маенда каты яралана.
Рядовой Ахмадиша Ахмадиев Бөек Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршылый. Сугыш һәм хезмәт ветераны яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен III дәрәҗә Ватан сугышы, Дан орденнары, „Георгий Жуков”, „Сугышчан батырлыклары” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Ахмадиша Ахмадиев тугызынчы дистәне ваклый. Утны-суны кичкән ветеран кызы Маруся тәрбиясендә көн күрә.
Читайте нас: