Ә менә Илекәй авылында яшәүче Әнгам Мостафин бәрәңоенең быелгы уңышыннан канәгать.
--Кичә казып алынган мәйда6ан эре бәрәңгеләрне генә чүпләп, базга егерме алты чиләк бәрәңге салдык,-- ди тормыш иптәше Рида Мостафина, уңышка сөенеп.
Бәрәңгеләренең сорт исемен хәтерләмиләр. Рәт бәрәңгесе. Утырту материалын моннан берничә ел элек Туктай авылында яшәүче бер танышларыннан алыштырып алган булганнар.
--Бәрәңгене 17 май көнне утырткан идек. Июнь аенда Октябрьский шәһәрендә шифаханәдә ял итеп кайттым. Аннан сон төрле мәшәкатьләр белән Мәләвез, Караидел районында һәм башка тарафларда булырга туры килде. Бәрәңге плантациясен тәрбияләргә вакытыбыз булмады да диярлек. Ә бүлбеләр, барыбер уңды. Ходай бар бит ул,--дип көлә Әнгам абый.