Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
21 август 2017, 17:58

Корбан бәйрәме якынлаша

Районныбыз мөселманнары Корбан бәйрәменә әзерләнә.

Районныбыз мөселманнары Корбан бәйрәменә әзерләнә. Берәүләр корбанлыгын ихатасында үстерсә, икенчеләр куй малын сатып алу ягын карый. Бүген башкалада корбанлык өчен сарыкны 7-9 мең сумга тәкъдим итүләре турында мәгълүм. Корбан чалучы дин кануннарын үтәргә тырыша. Бу яклап ветеринария таләпләре турында да онытырга ярамый. Боларны искәртү уңаеннан Батырша мәчетендә узган шимбәдә киңәшмә үткән.
Корбанлык ветеринария күзлегеннән нинди таләпләргә җавапп бирергә тиеш. Моңа ачыклык кертү максатыннан редакция хезмәткәре Балтач район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Ахунҗан улы Нуртдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
* * *
—Фәһимҗан Ахунҗанович! Сүз башында корбанлык өчен мөгезле вак терлекне таныш булмаган хуҗалардан сатып алу никадәр куркыныч белән януы турында искәртеп үтик!
—Сарыкларда очрый торган бруцеллез, эхинококкоз авыруларына нокта куелмаган әле. Казахстанда, Чиләбе өлкәсендә малларның бруцеллез авыруы белән чирәү очраклары теркәлде. Корбанлык өчен малларны безнең тарафларга чир теркәлгән төбәкләрдән китерүләре ихтимал. Шуңа мөгезле вак терлекне нинди генә арзан хакка тәкъдим итсәләр дә, таныш булмаган хуҗалардан мондый товарны сатып алмау хәерле. Андый кешеләрнең шәхесен раслаучы документларын, шулай ук товарга карата бирелгән ветеринария белешмәсен күрсәтүен таләп итәргә кирәк.
Гомумән, чит төбәкләрдән килеп сарык сатып йөрү фактлары булган очракта, бу хакта ветеринария белгечләренә хәбәр итү комачауламый. Корбанлыкны таныш кешеләрдән сатып алган очракта, шулай ук ихатада үстерелгән малны бугазлар алдыннан ветеринария белгече белән киңәшләшергә тәкъдим итәбез.
Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге бәйрәмне хәвефсез үткәрүне тәэмин итүгә юнәлтелән боерык та чыгарды.
—Корбан чалуны мәчетләр тирәсендә, махсус урында башкаралар иде...
—Быел моңа юл куелмаячак. Узган җомгада үткән киңәшмәдә бу хакта әйтелде. Районның барлык имам-хатиплары бу хакта хәбәрдар.
— Инде корбан чалганда үтәлергә тиешле ветеринария таләпләренә тукталып үтик!
—Корбан чалу урынын алдан әзерләргә кирәк. Малның канын агызу өчен чокыр —казыйлар. Кайберәүләр мал суйганда биз, шеш кебек урыннарны исеп алып эт песиләргә бирә. Болай итү һич тә ярамый. Шикле биз, шеш урыннар күзәтелгн очракта аларны кисеп алып, пакетка төргәкләп ветеринария белгеченә күрсәтү кирәк. Тояк, мөгез, эчәк кебек калдыклар үләт чокырына урнаштырыларга тиеш. Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге начальнигының 18 августтагы 136 санлы боерыгы, чалынган корбанлык итенә тулы күләмдә ветернария-сенитария экспертизасы үткәрүне таләп итә.
—Гадәттә, Корбан ашыннан соң сөяк кебек калдыкларны суга ташлыйлар...
—Узган киңәшмәдә бу хакта да әйтелде. Дин кануннары ягыннан да моны калыпка сыймыйдыр дип уйлыйм. Чөнки динебез суларны пычратуны хупламый. Суга сөяк ашлау—ул пычратуга тиң. Чөнки Корьән аятләре белән сугарылган табында булып килсә дә, ул, барыбер, калдык. Табыннан калган сөяк, май кебек калдыкларны да үләт чокырына ташлау хәерле. Һич югында этләр казып ала алмаслык тирәнлектә чокыр казып, аларны күмеп куярга кирәк.
Әңгәмәдәш: Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Читайте нас: