Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
15 август 2017, 13:17

Иртәгә Иске Балтачта ут сүндереләчәк

Иртәгә Иске Балтач авылының бер өлешендә кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.

Иртәгә Иске Балтач авылының бер өлешендә кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.
Электр энергиясе белән бәйле көнкүреш эшләрен алдан планлаштырырга киңәш итәләр.
Комсомол, Үзәк урамнары тулысынча, Киров, Совет урамнарының Комсомол урамы белән кисешкән урыннан көнчыгыш өлешендә яшәүчеләргә вакытлыча кыенелыклар кичерергә туры киләчәк.
—Ут сүндерелү вакыты эшләр күләме белән бәйле. Комсомол урамының төньяк өлешендә һәм район үзәгенең сәнәгать зонасында 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итү тукталытылып торачак. Ә калган урамнарда 15:00-16:00 сәгатьләрдә генә ут сүндерелә,—дип хәбәр иттеләр “Сельэнерго җәмгыятенең ңиспетчер хезмәтеннән.
Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүне вакытлыча тауктатып тору үткәргечләрне алыштыру, кайбер объектларны яңа трансформаторга тоташтыру мәшәкатьләре белән бәйле.
Читайте нас: