Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
9 август 2017, 11:26

Эссе көннәр тәмам

Августта төшкә кадәр җәй булса, төштән соң —көз диләр.

Июльдә булмаган эссене августта берничә көн эчендә күреп калдык калуын. Тик август август инде. Бу айда төшкә кадәр җәй булса, төштән соң —көз диләр. Быел елга, күлләрдә су коенырга өлгермәгәннәр инде коена алмас та, мөгаен. Чөнки алдагы көннәрдә салкынайта.
Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә безнең төбәктә көндез һава температурасы +18-20 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә һава температурасы +8-9 градуска кадәр төшәчәк. Бу инде сентябрьга хас һава шартлары дигән сүз.
Шунысы куанычлы, бу көннәрдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Шулай да шимбә көнне яңгыр явар, дип фаразлана.
Читайте нас: