Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
3 август 2017, 18:25

Ерткычны җиңгән ана хисе

Зилаер районы Сабыр авылында Йолдыз кушаматлы бия аюдан таланса таланган, мәгәр колынын ерткыч тешләреннән саклап калган.

Зилаер районы Сабыр авылында булган бу хәл. Йолдыз кушаматлы бия аюдан таланса таланган, мәгәр колынын ерткыч тешләреннән саклап калган.


1 август көнне Хаҗиевлар гаиләсе көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль. Гаилә башлыгы, Гаяз, сарыклар көтүләргә киткән. Хуҗабикә, Альбина, йорт эшләре белән мәш килгән.


“Төштән соңң безгә күршеләр килде һәм урманда сезнең бия белән колынны аю екты тип хәбәр иттеләр, - дип белдергән хуҗабикә. - Моңа башта ышанмадым, кичен ирем кайтҡач бу хәлнең чын булганынлыгын күреп хәйран калдым”.


Аю биянең сул ягын, корсак тирәсен сеңеренә кадәр җәрәхәтләгән, муенын актарган. Йырткыч колынны екмакчы булган, ләкин әнисе аны саклап каршы төшкән. Шунысы да мәгълүм булсын, бу бия моннан җиде ел элек бер тапкыр аюдан зыян күргән булган инде.


Җәрәхәтләнгән бия ветеринарлар карамагында. Аңа уколлар кадыйлар. Ә Тукай кушаматлы колын әнисеннән хәзер бер адым да читкә китми икән.
Читайте нас: