Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
27 июль 2017, 17:26

Балтач «Гулливер»ын югалтты

Масһар Мусин ике метрдан озын буйдагы районда бердән-бер кеше иде.

Балтач районының иң буйчан кешесе—Масһар Нигамәй улы Мусин вафат булуы турында бүген ишеттек. Моннан берничә көн элек арабыздан киткән икән ул.
Нормаль буйдагы кеше белән чагыштырганда, ул чынлап та „Гулливер” иде. Азмы-күпме буйчан кеше буларак, мин дә аның йөзенә үрелеп карый идем. Масһар абыйны беренче тапкыр күргән һәркем, аның буена гаҗәпләнә иде.
Кайчандыр ул да нормаль буйдагы егет булган. Ә үзгәрешләр үсмер елларында башланган. Мәктәпне тәмамлаганда 185 сантиметр буйдагы егет булып үскән.
Кешенең 25 яшенә кадәр үсүе дәвам итә диләр. Бу дөрестер. Масһар Мусин Стәрлетамак физкультура техникумына укырга кергән һәм анда баскетбол белән шөгыльләнә башлаган. Буй озын булуын таләп иткән спорт төре Масһар абыйга тагын да үсүенә булышлык иткәндер, күрәсең. Ул ике метр биш сантиметр буйга җиткән. Яшь чагында Уфаның „Нефтянник” баскетбол командасы составында уйнаганлыгы мәгълүм. Хезмәт дәверендә Масһар Мусин районның спорт өлкәсен үстерүгә күп өлеш кертте. 87 санлы һөнәрчелек училищесында физик тәрбия бирү укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Районның иң буйчан кешесе һәм спортчы— Масһар Нигамәй улы Мусин турында якты истәлекләр балтачлылар күңелендә озак сакланыр.
Читайте нас: