Балтач таңнары
-23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
17 июль 2017, 18:09

Болыт, әйтерсең, җиргә төште

Бүген Иске Балтачта 15:00 сәгать тирәсендә башланган койма яңгыр сәгатьтән артык дәвам итте.

Бүген Иске Балтач өстендә болыт җир белән тоташты.


Яшен яшьнәде, ут сүнде. Бәхеткә каршы, давыл котырмады. 15:00 сәгать тирәсендә башланган койма яңгыр сәгатьтән артык дәвам итте. Түбәләрдән аккан су, әйтерсең, шарлавык. Ә урамнардан аккан сулар елгаларны хәтерләтте бу минутларда. Иске Балтачта, урыны белән, боз яуганы турында да хәбәр иттеләр.