Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
15 июль 2017, 16:43

Балык җимнең тәмлесен сайлый...

Һәвәскәр балыкчы Наил Галләмов бүген Танып елгасыннан 3,6 килограмм авырлыктагы сазан балыгы тотуы турында уртаклашты.

Наил Галләмов белән елга, күлләр буенда еш очрашабыз. Урамда очрашканда да балык каптыру өлкәсендәге уңышлар турында гапьләшәбез.


Наил абыйның һәвәстән дә һәвәс балыкчы икәнлеге турында моннан берничә ел элек, "Үзебезнең кешеләр" дигән рубрика астында, "Балтач таңнары" гәзите битләрендә дә бәян иткән идек. Аның кебекләр сулык буена тотымсыз кайтмаячагына ышанып килә.


Балыкчы беркайчан да балыклы урынның серен ачмый, диләр. Ә Наил абый Танып елгасында инде дистәләрчә еллар гел бер урында балык каптыра. Әйе, каптырыр алдыннан, атналар-айлар дәвамында җим салып, балыкларны бер урынга ияләштерә. Ә су төбендә тәмле җим яткан урынны балыклар читләп үтми, әлбәттә.


--Бу көннәрдә табан балык яхшы чиртә. Кармакка килограм һәм аннан да авырраклары килеп каба. Ә корбан балык тотмый кайтканым юк,--ди ял көннәренең ике-өч сәгатен балык каптыруга багышлаган Наил абый.


Ә бүген ул трофее турында уртаклашты. Иртән Танып елгасыннан 3,6 килограмм авырлыкта сазан тоткан.


--Моңа кадәр сазан тоткмным юк иде...Башта кармакка табан, корбан балыклар чиртте. Ә сазан кайтырга әзерләнер алдыннан килеп капты. Аны ярга чыгару өчен ярты сәгать "көрәшергә" туры килде. Аның каравы, балыкны кулга тоткач нинди хисләр кичергәнне сүзләр белән генә аңлатып бетергесез,--ди Наил абый, бүгенге тәэссоратлары белән уртаклашып.


Сазан--көчле балык. Тәҗрибәсе булмаган балыкчыга ярты килогрмм авырлыктагы сазан балыгын да ярга чыгару авыр. Ә Наил абый эре балык капкан кармакның 0,18 миллиметр калынлыктагы кыл җебе өзелүенә юл куймаган. Монысы үзе үк аны оста балыкчы икәнлеге турында сөйли.


Гадәттә, ычкынган балык гел эре булучан, дип көләләр. Наил абый эре балыкны кармактан ычкындырмаган. Күренүенчә, Таныпта эре балыклар бар. Каптыра белү генә кирәк.


Наил абыйның моңа кадәрге рекордлары: өч килограмм авырлыктагы чуртан, дүрт килограмм авырлыктагы корбан балык.

Читайте нас: