Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
14 июль 2017, 18:21

Исәнмесез, укытучыларым, саумы, сабакташ?!

8 июль көнен Иске Балтач урта мәктәбен 1982 елда тәмамлаган 10 “В” классы укучылары түземсезлек белән көтеп алды.

8 июль көнен Иске Балтач урта мәктәбен 1982 елда тәмамлаган 10 “В” классы укучылары түземсезлек белән көтеп алды.
Нәкъ шул көнне классташлар очрашуына җыелды алар. Бу көнне район үзәгендә яшьләр бәйрәме дә үтте. Яшьлектән кемнең аерыласы килсен! Классташлар очрашуында яшьлек мизгелләрен искә төшергән урта буын вәкилләрен тагын да хисләр дулкынына күмде бу көн.
Мәктәпне тәмалауга 35 ел үткән. Юкка гына бер очрашу үзе бер гомер дип әйтмиләр. Классташлар һәр биш ел саен очрашу кичәсенә җыелырга тырыша. Болай да бер-беребез белән хәбәрләшәбез, хәл-әхвәл сорашабыз, очрашу мизгелләрен сагынабыз. Бу юлы янә кластташларыбыз беренче укытучы—Лилия Хәйруллина, класс җитәкчесе Наҗия Җамалетдинова, укытучы Марат Закировлар әйләнәсендә истәлеккә фотога төштек.
Классташларыбызның һәрберсе турында горурланып сөйләрлек. Алар илебезнең төрле урыннарында, төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр. Аларның гаиләләре, балалары, оныклары бар. Бу үзе бер горурлык бит!

Читайте нас: