Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
13 июль 2017, 16:42

Утырып йөрү уңайлырак...

Чокалы авылында яшәүче Илшат Арсланов, үзенең рационализаторлык сәләте белән, мотоблогын куллануны җиңеләйтү өчен адаптер-утыргычны үз куллары белән ясаган.

Мотоблок — соңгы елларда авыл ихаталарының күпчелегендә ат урынына кулланыла.
Шулай да аны бик үк уңай техника түгел, дип исәпләүчеләр дә бар. Сер түгел, мотоблокка асылма агрегат урнаштырып, бакча сөргәндә, печән чапканда һәм башка эшләр башкарганда аяклар, кул-беләкләр тала. Агрегатның шул кимчелеген исәпкә алып, заводлар инде адаптер-утыргыч та җитештерә башладылар.
Кибеттә бүген ул мотоблок адаптер-утыргычының, иң арзан дигәне, 11-12 мең сум тора. Ә осталар аны үзе дә ясый ала. Мәсәлән, Чокалы авылында яшәүче Илшат Арсланов, та үзенең рационализаторлык сәләте белән, мотоблогын куллануны җиңеләйтү хәстәрен күргән.
—Утырып йөрү уңайлырак та инде,—ди, кайчандыр эшләгәндә мотоблок артыннан ияреп йөреп аякларын-кулларын талдырган Илшат Арсланов.
Арсланов җайланмасында мотоцикл көпчәкләре. Рамасы, утыргычы кул астындагы материаллардан. Ул ясаган адаптер-утыргыч завод җитештергән шундый ук җайланмадан уңайлырак та күренә, хәтта.
Читайте нас: