Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
11 июль 2017, 16:14
Кемдер матурлык өчен гөл үстерә...
Югары Яркәй авылында яшәүче Рудольф Хәбиров үзенең шәхси хуҗалыгында тавис кошлары(павлин) асрый.
Югары Яркәй авылында яшәүче Рудольф Хәбиров үзенең шәхси хуҗалыгында тавис кошлары(павлин) асрый.
Урындагы ихата шартлары өчен чит кош асрап, кесә калынайту максаты юк икән аңарда. Ят кошларны күрергә килгән кунаклардан акча алмыйлар, тависның канатларын да беркемгә дә сатмыйлар. Кошларны үрчетеп, кемгәдер тәкъдим итү турында уйлары юк икән әлегә.
Йорт хуҗасы тависларны бары тик матурлык өчен асрый. Тавислар ихатада тавыклар белән бер "табын"нан туена икән.
Русиядщ, Башкортстанда тавис үрчетүчеләр сирәктер, күрәсең. Рудольф билгеләвенчә, Интернетта аларны тәрбияләү турында мәгълүмат ул кадәр күп түгел икән. Йорт хуҗасына күпчелек үз тәҗрибәсенә таянырга туры килә.
Былтыр ана тавис утырып, өч чеби чыгарган булган. Ләкин көнчел ата тавис яшь кошларны таптап юк иткән. Инде быелгы бер чебинең дә ата тавис "бүреген" тартып өзәргә өлгергән икән. Иң мөһиме чебиләрне зур тавислардан вакытында аерып калу, дип исәпли Рудольф.
Тавислар яхшы очалар. Шуңа Рудольф аларны вольердан чыгармый. Бер тапкыр кошлар вольердан читкә чыккач, йорт хуҗасына бик озак йөгерергә туры килгән. "Качак"ларны кызыл төстәге чүпрәк ярдәмендә тотканнар. Тавислар кызыл төстән куркалар икән.
Һинд тавислары янына Рудольф ак тавислар да булдырмакчы икән. Алары да матурлык өчен генә. Ә күпмедер табыш алу өчен ул ихатасында өесаркалар асрарга исәпли. Кем өйтмешли, ите дә, йомыркасы да була, алар, ичмасам, бакчадагы бәрәңге коңгызы личинкаларын да чүпли.
Чыганак:
i-gazeta.com
.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде