Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
10 июль 2017, 17:18

Әле җәйнең ямен күрмәдек

Календарьда челлә дә ул, Җылы көннәр әле күрмәдек. Болыннарда чәчәк җыеп, Такыялар һаман үрмәдек.


Календарьда челлә дә ул,

Җылы көннәр әле күрмәдек.

Болыннарда чәчәк җыеп,

Такыялар һаман үрмәдек.


Чәчәк дисең, кайда ди ул!

Буй җиткерми һаман үрмә гөл...

Июль кызу ай дибез лә,

Җәйнең ямен әле күрмәдек.


Көн туса шул бер үк гозер:

Җылы көннәр әле күрмәдек.

Кызлар һаман кия алмый

Кыска җиңле матур күлмәген.


Кичә яңгыр, бүген җиләс,

Быел җәйнең ямен күрмәдек.

Буа, күлләр суларына

Әле булса йөзеп кермәдек...