Балтач таңнары
-3 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
5 июль 2017, 16:51
Русиядә иң өлкән хатын-кыз Кабарды-Балкар Республикасында яши
Кабарды-Балкар Республикасы Баксанск районы Заюково авылында яшәүче Нана Шаова рәсми рәвештә Россиядәге иң өлкән яшьтәге кеше буларак танылган.
Кабарды-Балкар Республикасы Баксанск районы Заюково авылында яшәүче Нана Шаова рәсми рәвештә Россиядә иң өлкән яшьтәге кеше буларак танылган
.
Республика хакимияте хәбәренә сылтама белән, "Российская газета” шул хакта хәбәр итә.
Йөзьяшәр турында язма Русиянең Рекордлар китабына кертелгән. Бу фактны хәтта дөнья рекорды итеп таныганнар.
Нана Цуковна Шаовага 127 яшь. Ул әлеге вакытта яшәгән Заюково авылында 1890 елда күп балалы гаиләдә туган. Бар гомерен колхоз эшенә багышлаган. Беренче ире фронтта һәлак булган, Бөек Ватан сугышыннан соң икенче тапкыр кияүгә чыккан. Тормыш иптәше белән 36 ел парлы гомер кичереп, 5 бала үстергәннәр. Тормыш иптәше 1982 елда вафат булган.
Йөзьяшәр үзен әле яхшы хис итә, якыннары уңышларына сөенеп яши . Эшсезлек кенә кайча биздерә, дип шаяртып та ала икән. Аш-су ягына килгәндә, йөзьяшәр милли ризыкларга өстенлек бирә.
Моңа кадәр Русиянең иң өлкән кешесе титулына Әстерхан өлкәсеннән Тәнзилә Бисембаева ия булган. Аңа әлеге вакытта 121яшь. Хәер, Төньяк Кавказ элек-электән гомер озынлыгы ягыннан дан тота.
Чыганак:
"Башинформ" МА
.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?