Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
6 июнь 2017, 14:03

Укучы белән сугышкан укытучы эшсез калган

Татарстан Республикасы Саба районы Шемордан лицеенда хезмәт алымнарына өйрәтүче укытучы һәм 7 сыйныф укучысы арасында кул сугышына барып җиткән инцидент буенча бәхәс дәвам итә икән.

Татарстан Республикасы Саба районы Шемордан лицеенда хезмәт алымнарына өйрәтүче укытучы һәм 7 сыйныф укучысы арасында кул сугышына барып җиткән инцидент буенча бәхәс дәвам итә икән.
Инцидентны укучылар видеога төшереп социаль челтәргә урныштырганнар. Тик видеога төшергән укучыларның берсе дә „әтәч”ләнеп укытучыга очып кунган малайны тыю хәстәрен күрмәгән.
Ә бары да укытучының 7 сыныф укучысына линейка белән сугып алудан башланган. Бу гамәл укытучы адресына хакәрәтле сүзләр атуга һәм укучыда педагогка карата агрессия уянуына китергән.
Бу хәлне прокуратура: „Укытучы мәгариф турында закончылыкны катгый бозган, килеп туган конфликт очрагында ул аның сәбәпләрен бетерү, укучының агрессив тәртибен булдырмау чаралары күрмәгән. Ул физик көч кулланып, педагогка хас булмаган гамәл кылган,”—дип аргументлаган.
Укытучыны күпләр яклый. Ата-аналар аны ир-егетне хуҗалык, көнкүрештә кирәкле эшкә өйрәтүче оста педагог итеп характерлый. Ул өч бала атасы икән. Тик прокуратура тикшерүеннән соң укытучыны эшеннән бушатканнар. Бу хәлдән соң лицей директоры, укыту эшләре буенча аның урынбасары һәм тагын бер укытучы шелтә алган.
Ә сез бу очракта кемне яклар идегез?

Читайте нас: