Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
5 июнь 2017, 14:22

Казан урамында дөя адашып йөргән

Казанның Чистопольская урамында чирәм ашап йөргән дөя күпләрдә кызгану хисе уяткан.

Казанның Чистопольская урамында чирәм ашап йөргән дөя күпләрдә кызгану хисе уяткан.
Хайван бик начар хәлдә, ач, хәлсез, йончыган икәнлеге күренеп тора.Урамда йөргән чүл хайваны күпләрне гаҗәпкә калдырган.
Интернет сәхифәләрендә бер-бер артлы видеоязмалар өстәлә тора. Видеолар астында дөя Казандагы шәхси йортларның берсеннән качкандыр дип фаразлаучылар бар. Күпчелек дөяне кызгануын белдерә. Хайван ачлыктан шәһәргә качкан, мондый мөнәсәбәт өчен хуҗасын җаваплылыкка тартырга кирәк дип санаучылар да бар.

Дөяне тотарга полиция чакыртканнар, дип яза Интертат.


Читайте нас: