Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 июнь 2017, 18:26

Кичә башкалада коткаручылардан питон качкан

Бу хәл башкалада кичә кичке сәгатьләрдә булган. Шәһәрдә яшәүче берәү Октябрь пороспектындагы 65 санлы йорт янында зур елан күрүе турында Уфаның коткару хезмәтенә хәбәр иткән

Бу хәл башкалада кичә кичке сәгатьләрдә булган. Шәһәрдә яшәүче берәү Октябрь пороспектындагы 65 санлы йорт янында зур елан күрүе турында Уфаның коткару хезмәтенә хәбәр иткән.


Коткаручылар озак көттерми, килеп җитәләр. Еланның питон икәнлеге ачыклана. Коткаручылар килгәнче биредә тамашачылар бик күп җыелган була, кайберәүләрдә еланны үзенә алып кайту теләге туа.. Еланны тотарга килүчеләр кирәк-яракларын әзерләгән арада исерек бер ир питон өстенә курткасын ыргытап, аны тотмакчы була. Ә еланны тота алмыйлар. Хәзер аның кайда икәнлеге билгесез. Мөгаен, аны тагын берәр урында күреп калып, коткаруч ыларга хәбәр итәрләр, дип хәбәр итә ПроУфу.
Читайте нас: