Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 июнь 2017, 13:04

Иртәгә Сабантуй, үзегез белән кулчатыр алырга онытмагыз!

Иртәгә синоптиклар һава шартлары тотрыксыз булачагын фаразлый.

Бу көннәрдә безнең төбәктә һава торышы белән атмосфера фронты идарә итә. Иртәгә синоптиклар һава шартлары тотрыксыз булачагын фаразлый.
Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, көн дәвамында төрле интенсивлыкта яңгыр явуы көтелә. Көндез күк күкрәве ихтимал. Һава температурасы +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил юнәлешен үзгәртүчән. Кичке сәгатьләрдә җилнең тизлеге көчәю ихтималы бар.
Кыскасы, бәйрәмгә барганда үзегез белән кулчатыр алырга онытмагыз!
Читайте нас: