Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
2 июнь 2017, 01:11

Чегәннәр хәйлә кора...

Бүген социаль челтәрләрдә Тәтешле районы авылларында ике чегән хатыны йөрүе турында хәбәр пәйда булды.

Бүген социаль челтәрләрдә Тәтешле районы авылларында ике чегән хатыны йөрүе турында хәбәр пәйда булды.
18 нче төбәктә теркәлгән 12 марка ВАЗ автомашинасындагы бу ике хатынны берничә авылда күргәннәр. "Подслушано Татышлы" ВК төркемендә аларның төрле юллар белән халыкны алдарга маташулары турында язалар.


Гадәттәгечә, аларның иң беренче сүзләре:"Синдә бозым бар..." Кемгәдер бәрәңге сат әле, дип үтенгәннәр, икенче берәүдән:"Сарык сатмыйсызмы?"--дип сораганнар икән.


Күрше район халкын алдый алмаган чегән хатыннары безнең тарафларга да килеп чыкмагае...


(Фото Интернет челтәреннән).