Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
1 июнь 2017, 21:10

Йодрык төенләгән Чаллы үсмерләренә ни җитмәгән?

27 май көнне Чаллы шәһәрендә булган бу хәл социаль челтәрләрдә таралды. Төркем-төркем булып җыелган яшүсмерләр сугышыр өчен карьерга җыелган.

27 май көнне Чаллы шәһәрендә булган бу хәл социаль челтәрләрдә таралды. Төркем-төркем булып җыелган яшүсмерләр сугышыр өчен карьерга җыелган.
Социаль челтәрләр аша таралган әлеге видеоязмага нигезләнеп, Чаллы прокуратурасы инде тикшерү башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының беренче ярдәмчесе Руслан Галиев белдергән, дип хәбәр итә Интертат.

Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, полиция бүлекчәләренә әлегә кадәр бу хәлгә кагылышлы бер гариза да язылмаган, сырхауханәләргә берәү дә мөрәҗәгать итмәгән. Хәзерге вакытта яшүсмерләр катнашында булган әлеге хәлне тикшерү эшләре бара икән.



Читайте нас: