Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
31 Май 2017, 22:09

"Химия ощежитиесе"нең исеме җисеменә бүген нәкъ туры килә

Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәлеге Балтач бүлекчәсе әйдәүче белгеч инспекторы Рифат Сафин һәм "Балтач таңнары" гәзите редакциясе хезмәткәребүген берлектә үткәргән рейд нәтиҗәсендә, Иске Балтачта иң пычрак нокталарны ачыклады.

Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк идарәлеге Балтач бүлекчәсе әйдәүче белгеч -эксперты Рифат Сафин һәм "Балтач таңнары" гәзите редакциясе хезмәткәре бүген берлектә үткәргән рейд нәтиҗәсендә, Иске Балтачта иң пычрак нокталарны ачыкланды.


Район үзәгенең Комсомол урамы, 1 санлы йорт адресы, ягъни "химия общежитиесе" дип йөртелгән объект күпләргә таныштыр, мөгаен. Андагы мәхшәрне күрсәгез! Объект янәшәсендә урнашкан шәхси йорт хуҗаларының идарә итү компаниясенә үпкә белдерүе урынлы. "Химия ощежитиесе" дигән атама чынлап та җисеменә туры килә бүген. Гомум торак яныннан үткәндә сасы ис бөркелә. Ул гына түгел, биредә яшәүчеләр ташлаган көнкүреш калдыкларын койманың икенче ягында, ягъни объектның Муса Җәлил урамына караган өлешендә дә күрергә мөмкин.

Гомум торакта яшәүчеләрнең объект территориясендә җир участогын "хосусыйлаштыруы" аерым бер маҗара. Ихатада 20 берәмлек бәдрәф исәпләдек. Һәрберсенең ишегендә йозак. Гомум торакта яшәүче һәркемнең үз бәдрәфе. Сүз дә юк, шәхси милекчелек заманы. Ләкин гомум торак кануннары буенча алай булырга тиеш түгел бит. Гомум бәдрәф биредә кайчандыр булган. Тик бүген ул файдаланырлык түгел. Үзе бер шакшы нокта. Егерме бәдрәф урынына, гомум бер хаҗатханә булса һәм ул чиста тотылса, территория бу кадәр сасы искә күмелмәс иде, мөгаен.


Юынтык сулар җыю чокырларын күреп тә хәйран калдык.Биредә алар дүртәү. Кайсын шифер белән ябып куйганнар. Берсенең өстендә черегән калайдан капкач. Бердән, хәвефле. Уйнап йөрегән бала-чагалар да шул чокырларга төшүе ихтимал ләбаса.


Калдыкларны җыю контейнерлары бар. Ләкин алар инструкция буенча файдаланылмый. Контейнерлар киртәләп алынган, бетонланган мәйданчыкта урнаштырылган булырга тиеш икән. Ә биредә аларның капкачлары да юк хәтта.


Рейд барышында район үзәгенең тагын берничә ноктасында тирә-як мохитне пырату факты ачыкланды. Ләкин "химия общежитиесе" территориясендәге кебек үк мәхшәргә тап булмадык. Бу ноктаны дөньяның иң пычрак урыны, дип әйтү дә арттыру булмас...





Читайте нас: