Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
29 Май 2017, 00:30

Бүген төнлә кырау төшүе көтелә

Бүген төнлә кырау төшүе көтелә.

Алмагач чәчәк атканда күзәтелә торган кыраулар безнең төбәкне быел да читләп үтмәс, мөгаен. Алдагы төндә кырау төшүе ихтимал.


Гисметео
сайты мәгълүматларына караганда, иртән һава температурасы нибары +1 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән, һава температурасы минус дәрәҗәсенә үк төшәргә мөмкин. Җыбы яратучан үсемлекләрне саклау хәстәрен күрү хәерле.
Көндез дә әлеге мизгел өчен салкынча. Һава температурасы +11 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә һәм көндез җил төньяктан исәчәк. Явым-төшем ихтималы зур түгел.