Бүген 21:42 сәгатьтә Рамазан аена аяк бастык.
Рамазан аенда иман нәрсә белән сынала? Тәм-томнар белән тулы өстәл, йомшак урын-җирдә ятып ял итү беләнме? Юк! Бу айда иман сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыкка һичшиксез әҗерен бирәчәк.
Ураза җәй башына туры килә, шуңа да авыр булачак, дип икеләнүчеләр бар. Һәр изге эш авыр. Изге Рамазан мөбарәк булсын, уразаларны җиңеллек белән тотарга язсын, тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын иде!