Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
19 Май 2017, 20:53

Балтачта кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте

РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елдан илебездә эшкуарлар көне билгеләнә. Быел, 26 майда бу көннең ун еллыгы билгеләнәчәк. Шушы дата чикләрендә бүген, 19 май көнне район җирлегендә Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле, Караидел, Мишкә районнары вәкилләре катнашлыгында, кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.

РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елдан илебездә эшкуарлар көне билгеләнә. Быел, 26 майда бу көннең ун еллыгы билгеләнәчәк. Шушы дата чикләрендә бүген, 19 май көнне район җирлегендә Балтач, Борай, Аскын, Тәтешле, Караидел, Мишкә районнары вәкилләре катнашлыгында, кече эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.


Аның эшендә республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин, республиканың эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вадим Үтәшев, Авыл хуҗалыгы министрлыгының икътисади анализ, планлаштыру бүлеге начальнигы Айдар Сәитов, күрше районнар вәкилләре катнашты.
Семинар – киңәшмәдә катнашучыларны раойн Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Илгиз Әхвәс улы районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары белән таныштырды, кече эшкуарлыкны үстерү буенча башкарылган эшләргә тукталды.


Район эшкуарлары семинарда катнашучыларга эш тәҗрибәләрен уртаклашты, үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте, киләчәктә хезмәттәшлек итү юлларын билгеләде, яшьләргә киңәшләрен бирде.
Киңәшмә барышында районда кече эшкуарлык үсешенә тулы анализ ясалды.
Бүген аерым тармак булып үсешкән кече эшкуарлыкка Балтач җирендә арытабан авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсешергә мөмкинлекләр зур. Бу максатларга дәүләт ярдәме дә күрсәтелә. Күп төрле максатчан программалар хәрәкәт итә. Иң мөһиме эшләргә теләк булсын.
Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, муниципалитетларда авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру һәм эшне дөрес оештыру төп шарт булуы сызык өстенә алынды. Иң мөһиме киңәшмәдә катнашучылар бер-берсе белән аралашты, башкалар тәҗрибәсен өйрәнде, үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Киңәшмәнең соңында район икътисадын һәм кече эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан бер төркем уңышлы эшкуарларга район Хакимиятенең һәм республиканың эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Семинар-киңәшмәгә кагылышлы тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы атнаның җомга санында танышырсыз.
Читайте нас: