Барлык яңалыклар
Tөрлесеннән
18 Май 2017, 00:43

Яңа Балтачта бер тавык гаҗәп рәвештәге йомырка салган

Яңа Балтач авылындагы ихаталарның берсендә  тавык бармак рәвешендәге йомырка салган.

Балтачта кайбер йортларда тавыкларның изге сүзләр язылган йомырка салу очраклары турында сайтыбызда бәян иткәнебез бар иде.


Гомумән, Балтач тавыклары хәйран калдыра. Фотодан күренүенчә, автомашина белән кызыксынганнары да бар. Анысыннан да бигрәк, Яңа Балтачта яшәүче Розалия Галиева шушы көннәрдә тагын да гаҗәп хәл белән уртаклашты. Ягъни ихатасындагы




бер тавыкның кеше бармагы рәвешендәге йомырка салуы турында хәбәр итте.


Фотога карап, сурәттә йомырка дип уйламассың да. Бармакның бөтен силуэтларын кабатлаган бит, югыйсә. Хәтта, "тырнагы" да бар.


--Ай чамасы элек базардан яшь тавыклар сатып алган идем. Йомырка сала башладылар. Тик берсе менә шундый гарип йомырка салып хәйран калдырды үземне,-- ди фото авторы, ихатасында булган хәл белән уртаклашып.

Бу хәлгә борчылу кирәкме? Район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов билгеләвенчә, бу әлләни гаҗәпләнү тудырырлык хәл түгел. Белгеч фикеренә караганда, тавык беренче йомыркасын бик авырлык белән салган. Арытабан бары да нормальләшәчәк. Гадәттәгечә, мондый хәлләр организмда кальций җитешмәгәндә дә күзәтелергә мөмкин. Тавыклар дефектлы йомырка салмасын дигәндә, алар рационын катнашазыклар белән тулыландыру мөһим.

Читайте нас: